ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстанның Актүбә өлкәсендә Нәүрүз бәйрәменә 130 тонна бавырсак пешерәләр

13 март 2019, 21:12

21-22 мартта өлкә территориясендә бер меңнән артык чара планлаштырылган.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Казахстанның Актүбә өлкәсендә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү өчен 130 тонна бавырсак һәм нәүрүз ашы (коже) әзерләячәкләр. Бу турыда “Казинформ” хәбәр итә.

21-22 мартта өлкә территориясендә бер меңнән артык чара планлаштырылган. Аларда Актүбә өлкәсендә яшәүче 300 мең кеше катнашуы көтелә. Үзәк урамнарны, учреждениеләрне, предприятиеләрне район торак пунктларын бизәү эшләре башланган.

“Беренче Президент исемендәге паркта казахча көрәш, аркан тарту һәм спортның башка милли төрләре буенча ярышлар узачак”, - ди оештыручылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10