ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда студентларны Бердәм дәүләт имтиханнарында күзәтүче булырга укыта башладылар

13 март 2019, 19:48

Укулар Татарстанның югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашачак студентлары өчен үткәрелә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстанда югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасыннан дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзаларын һәм җәмәгать күзәтүчеләрен укыта башладылар. Бу турыда Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты 2019 елда Бердәм йомгаклау аттестациясен үткәрү кампаниясенә җәлеп ителгән югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасыннан дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзаларын һәм җәмәгать күзәтүчеләрен укыта башлады”, - диелгән ведомство хәбәрдә.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларын укыттылар. Мондый дәресләр Казанда, Чаллыда (Кама аръягы районнарында) һәм Бөгелмәдә (республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында) узачак.

Быел дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорында 11 сыйныфны тәмамлаучы 16 329 укучы катнашачак. Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры 27 майдан – 1 июльгә кадәр узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10