ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ярославль өлкәсе Диния нәзарәте төзәтү колонияләренә Коръән китаплары тапшырган

13 март 2019, 20:51

Нәзарәт вәкилләре килешү кысаларында төзәтү колонияләрендә мөселманнар белән очраша.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Ярославль өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең төбәк идарәсенә 55 нөсхә Коръән китабы тапшырган. Бу турыда Ярославль өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәзарәт бу вакыйганың мөһим икәнлеген әйтеп узды. Соңгы берничә елда мөселманнар төзәтү учреждениеләрендә дини әдәбият җитмәгән.

Нәзарәт вәкилләре килешү кысаларында төзәтү колонияләрендә мөселманнар белән очраша, аларга теге яки бу проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәләр, рухи-әхлакый тәрбия бирәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10