ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Казахстан киносы көннәре узачак

13 март 2019, 17:45

Фильмнар Татарстан районнарында да бушлай күрсәтеләчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). 15-18 мартта Казанда Казахстан киносы көннәре узачак. Бу турыда «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Казанның «Мир» кинотеатрында тамашачыларга «Так сложились звезды», «Казахское ханство. Золотой трон», «Амре», «Оралман», «Талан» һәм «Дорога к матери» фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Казанда фильмнар күрсәтелеп беткәч, Татарстан районнарында Казахстан киносы атнасы узачак.

Фильмнар бушлай күрсәтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10