ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры “Исәнмесез!” сүзенең асылы турында уйланырга чакыра

13 март 2019, 17:16 , Фото: Рамиль Гали

Камал театры “Исәнмесез!” сүзенең асылы турында уйланырга чакыра Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча спектакль чыгара.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мансур Гыйләҗев белән Фәрит Бикчәнтәев “Исәнмесез!” сүзенең асылына төшенергә чакыра. Камал театрында “Исәнмесез!” спектакленең репетицияләре бара. «Татар-информ» хәбәрчеләре бүген апрель аенда премьерасы булачак спектакльнең репетицияләрен тамаша кылдылар.

Пьеса авторы - Мансур Гыйләҗев. Әлеге спектакль белән драматург кабаттан Камал театры сәхнәсенә кайта.

Спектакльдә вакыйгалар Исламовлар гаиләсе турында бара. Төп рольне – Исламовларның өлкән абыйлары Тамерлан ролен – Илдар Хәйруллин башкара.

“Миңа бу пьеса ошады. Аның асыл фикере, мәгънәсе... Исеменнән башласак, без бит “Исәнмесез!” сүзенең дә асылына төшенми башладык. Тапталган фразалар кулланабыз, сүзнең асылын, тирәнлеген уйламыйбыз. Мансур бу проблеманы оста тотып алган”, - диде Фәрит Бикчәнтәев репетициядән соң.

Бер айдан тамашачы игътибарына тәкъдим ителәчәк спектакльдән беренче репортажны “Интертат”тан укырсыз.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10