ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнә театры Дагыстанда милли театрлар фестивалендә катнаша

13 март 2019, 16:16 , Фото: Артур Солтанов

Әтнә театры Дагыстанда милли театрлар фестивалендә катнаша Әтнәлеләр Махачкалага Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" драматик повестен алып барачак.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Әтнә театры Дагыстанга Каспий буе дәүләтләренең милли театрлары халыкара фестиваленә бара. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Каспий буе дәүләтләренең милли театрлары халыкара фестивале 22-29 апрель көннәрендә быел беренче тапкыр Махачкалада уздырыла.

Әтнәлеләр Махачкалага Аяз Гыйләҗевның "Югалган көн" драматик повестен алып барачак. Режиссеры - Рамил Фазлыев.

Әтнә дәүләт драма театры үз спектаклен 22 апрельдә Махачкаланың Максим Горький исемендәге Дәүләт республика рус драма театры сәхнәсендә тәкъдим итәчәк.

Фестивальдә катнашырга Азәрбәйҗан, Казахстан, Төркмәнстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Карачаево-Черкесия, Кабардино-Балкария, Адыгея, Калмыкстан театрлары катнашачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10