ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Новосибирск шәһәрендә Сталинга һәйкәл куярга җыеналар

13 март 2019, 15:30

Һәйкәл быел 9 майга КПРФ өлкә комитеты территориясендә куелыр дип планлаштырыла.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Новосибирск шәһәре мэриясенең Сәнгать советы КПРФ өлкә комитеты территориясендә Иосиф Сталин һәйкәл куюны хуплаган. Бу турыда  ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Новосибирск шәһәрендә яшәүчеләрдән торган инициативалы төркем 2016 елда ук Сталинга һәйкәл куярга тәкъдим иткән. Шәһәр советы тәкъдим ителгән урыннарда һәйкәл куюга рөхсәт бирмәгән. Нәтиҗәдә һәйкәлне КПРФ өлкә комитеты территориясендә куярга тәкъдим иткән.

“Бүген Сәнгать советы утырышында КПРФ өлкә комитеты территориясендә һәйкәл куюны яклап күпчелек тавыш биргән. Шулай итеп, бу мәсьәләне хәл ителгән дияргә була", - диде инициативалы төркем җитәкчесе Алексей Денисюк.

Аның сүзләренчә, КПРФ агымдагы елның 9 маена һәйкәл кую бурычын үз өстенә алган. Шулай ук КПРФ финанс чыгымнарны да үзе күтәрәчәк. Һәйкәлне урнаштыру өчен инициативалы төркем әгъзалары җыйган 500 мең сумга өстәмә 1 миллион сум акча кирәк булачак.

Һәйкәлне кую белән бәйле җәмәгатьчелек тыңлаулары агымдагы елның октябрендә узды. Мэрия комиссиясе шәһәрдә бу мәсьәлә буенча каршылыклы фикерләр булуын да ачыклаган. Әмма 2017 елда мэрия үткәргән сораштырулар нәтиҗәсе буенча, шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе Иосиф Сталин шәхесенә уңай карый, диелгән бу хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10