ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркиядә әдәби җурналда Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре турында мәкалә чыкты

13 март 2019, 15:43 , Фото: Рушания Алтай

Төркиядә әдәби җурналда Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре турында мәкалә чыкты “Баграж, Зәй, Чаллы юллары: Язгы кәрваннар” дип аталган мәкаләнең авторы – Төркия татары, Истанбул университеты студенты Таңсылу Алтай.

(Истанбул, 13 март, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең “Төрек әдәбияты: Яшь сәнгать” дип аталган әдәби-нәфис журналының март санында күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре белән бәйле мәкалә дөнья күрде. Авторы – Таңсылу Алтай. Мәкалә “Баграж, Зәй, Чаллы юллары: Язгы кәрваннар” дип атала.

Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре төрекчәгә Фатыйх Кутлу тарафыннан тәрҗемә ителгән. Ул 2018 елда Төркиядә басылып чыкты.

Ике бит ярымлык мәкаләсендә автор Аяз Гыйләҗевнең үз фикерен укучыга оста юллар белән җиткерүче сизгер һәм күзәтүчән, реалист һәм эстетик карашлы, халык авыз иҗатын сәнгатьчә кулланучы әдип булуын ассызыклаган. Әдипнең авыл мохитен, татар милләтенең мәдәни үзенчәлекләрен тасвирлау ысулларын тикшерүгә игътибар биргән.

Таңсылу Алтай язмасының ахырын “13 мартта Аяз Гыйләҗевнең арабыздан китүенә 17 ел тулу җәһәтеннән, бу мәкаләмне хөрмәт белән, татар халкының кыю, батыр һәм үз милләтен сөюче әдибе рухына багышлыйм” дигән юллар белән тәмамлаган.

  • Таңсылу Алтай - татар диаспорасы вәкиле, Истанбул университеты студенты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты. Әлеге журналның алдагы бер санында Аяз Гыйләҗевнең “Яра” әсәре турында тагын бер мәкаләсе басылган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10