ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лаешта Мишә елгасы тамагында “Балык – булыр” табигатьне саклау акциясенә кушылдылар

13 март 2019, 06:00 , Фото: laishevskyi.ru/news/mәdәniyat/balyklar-kyshlasyn-chen

Лаешта Мишә елгасы тамагында “Балык – булыр” табигатьне саклау акциясенә кушылдылар Татарстанда акциядә 600дән артык кеше катнашкан.

(Лаеш, 13 март, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Лаешта Мишә елгасы тамагында “Балык – булыр” табигатьне саклау акциясе узды. Анда калынлыгы ярты метрга җиткән бозда тишекләр һәм бәкеләр борауладылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чарада 40тан артык кеше катнашты. Алар арасында Татарстан биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, балык заводы хезмәткәрләре, һәвәскәр балык тотучылар, шулай ук хатыны белән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов.

Боз астыннан балык тотарга яратучылар сүзләре буенча, март – сулыклардагы җан ияләре өчен уңай ай түгел, чөнки аларга кислород җитми. Чокырлар тишмәсәк – балык һава җитмәүдән үлә.

Бәкегә берничә колга салына. Аларга су катмасын һәм һава керсен өчен салам җәелә. Тишекләр ясалган урыннарда бәхетсезлек очраклары булмасын өчен аларны ерактан күренерлек итеп ботаклар белән билгеләделәр.

-Шундый мөһим эшкә никадәр балыкчы җыелды. Мин моны күрүемә шатмын, - дип билгеләп үтте шактый олы яшьтә дә кышлый балык тотарга яратучы Борис Кириллович. – Балыкчы хезмәте – кыен эш. Кышлый да, җәйли дә куллар һәм аяклар суда. Әмма сез түзәсез. Бүген сезнең арада булуыма сөенәм.

Биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, кышкы чорда Татарстанның 25 муниципаль районында акваториянең 112 участогында 1933 тишек һәм 315 бәке ясалган. Акциядә 600дән артык кеше катнашкан, шул исәптән 200 бала һәм яшүсмер.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10