ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә бер төзелеш оешмасын штрафка тартканнар

13 март 2019, 00:00

Алар 400 мең сум штраф түләргә тиеш.

(Әлмәт, 13 март ,"Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында законсыз чүплек барлыкка китергән “Строймастер” төзелеш компаниясен 400 мең сум штрафка тартканнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Узган елның сентябрь аенда инспекторлар “Орленок” ял базасы территориясендә төзелеш калдыкларыннан торган чүплеккә тап була. Подряд оешмасын “Калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү” маддәсе буенча җаваплылыкка тартылды.

Гаепләнүче экологлар карары буенча килешми һәм шәһәр судына аннары Югары судка мөрәҗәгать итә. Ләкин аның шикаятен кире кагалар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10