ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла

13 март 2019, 22:00

Очрашуда Пенсия фонды, суд приставы, нотариус, техник инвентаризация бюросы (БТИ) белгечләре катнашачак.

(Казан, 13 март ,"Татар-информ"). 19 мартта Түбән Кама җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уза. Бу көнне түбәнкамалыларның сорауларына төрле белгечләр җавап бирәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда Пенсия фонды, суд приставы, нотариус, техник инвентаризация бюросы (БТИ) белгечләре катнашачак.

Белешү өчен телефон: 41-71-95.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10