ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ирада Әюпова татар эстрадасындагы ике проблеманы күрсәтте

12 март 2019, 17:30 , Фото: Султан Исхаков/архив

Ирада Әюпова татар эстрадасындагы ике проблеманы күрсәтте Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бүген мәдәният темасын яктыртучы журналистлар белән очрашты.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова татар эстрадасының ике проблемасын аерып күрсәтте. Беренчесе – контент, икенчесе – алга этәрү. Талантлы җырчыларны күрсәтә белү, чыннан да, зур игътибарга лаек проблема. Бу фикерен ул бүген мәдәният темасына язучы журналистлар белән очрашуда әйтте.

“Эстрада - ул бизнес. Әмма монда башка проблема бар – татар эстрадасының репертуар сыйфаты. Бу проблема бик актуаль. Бездә татар эстрада ихтыяҗы өчен музыка язучы композиторлар да күп түгел. Күп артистлар кабатлап җырлау белән шөгыльләнәләр. Монда авторлык хокукларын бозу да бар”, - диде ул.

Мәдәният министры 2018 елда “Барс-медиа” белән берлектә “Сайра” конкурсы уздыруны искәртеп узды. “Бик күп талантлы башкаручылар бар, тик аларның да күбесе стереотиплар эчендә яши”, - диде ул. Ирада Әюпова бу проектны дәвам итү кирәклеген әйтте.

Ирада Әюпова контент булдыруны җыр текстлары һәм музыкага гына кайтарып калдырмыйча, аранжировкалауга да игътибар юнәлтү кирәк дип саный.

  • Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова квартал саен мәдәният темасын яктыртучы журналистлар белән очраша. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10