ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Күп аварияләрнең сәбәбе – йөртүченең йокысы туймау яки аның рульдә килеш йоклап китүе

12 март 2019, 14:44 , Фото: архив tatar-inform

Күп аварияләрнең сәбәбе – йөртүченең йокысы туймау яки аның рульдә килеш йоклап китүе Невролог Эдуард Якупов сүзләренчә, исерек шоферларга караганда, йокысы туймаган шоферлар китереп чыгарган һәлакәтләр бермә-бер күбрәк.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). КДМУның неврология, нейрохирургия һәм генетика кафедрасы мөдире Эдуард Якупов сүзләренчә, юл һәлакәтенең күпчелеге йөртүченең руль артына йокы туймыйча утырудан килеп чыга. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде. Матбугат конференциясе “Бөтендөнья йокы көне” уңаеннан, йокысызлык китереп чыгарган авыруларга багышланган иде.

“Күп аварияләрнең сәбәбе – йокы туймауда. Хәтта бу сәбәп исерек килеш рульгә утырып, һәлакәт ясаудан да артып китә. Йокы туймау яки рульдә килеш йоклап китү – аварияләргә китерә торган зур хата”, - диде невролог.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10