ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда томан аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

12 март 2019, 10:17 , Фото: соцсети

Татарстанда томан аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән Кичә иртән Саескан Тавы – Шәле автомобиль юлының 1нче чакрымында «Лада Ларгус» светофорга туктаган йөк машинасына килеп бәрелгән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанда күз күреме начар булу сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Дүшәмбе көнне, 11 мартта, 7.10 сәгатьтә «Лада Ларгус» шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, һава торышы начар булуга да карамастан тизлеген арттырган һәм светофорга туктаган «МАН» йөк автомобиленә килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, «Лада»ның 22 яшьлек шоферы һәм 29 яшьлек пассажиры алга җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

 



 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10