ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бөгелмә китапханәсендә мөселман гаиләсендә бала тәрбияләү турында сөйләштеләр

12 март 2019, 05:00 , Фото: Лилия Резатдинова

Бөгелмә китапханәсендә мөселман гаиләсендә бала тәрбияләү турында сөйләштеләр Балалар бу көнне ислам тарихы, ислам динендәге гаиләләрдәге тәртипләр һәм традицияләр, мөселман бәйрәмнәре турында күп нәрсә белделәр.

(Бөгелмә, 12 март, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы").  Халыклар дуслыгы китапханәсендә “Мөселман гаиләсендә бала тәрбияләү” дигән темага да очрашу узды. Китапханә кунаклары булып ул көнне укытучылары белән 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары һәм Ринат хәзрәт Галиев килгәннәр иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашу башыннан ук балаларга дин һәм аларның берничә төрле булуы турында аңлатма бирелде. Ринат хәзрәт балаларның өйдә, мәктәптә, кешеләр арасында үз-үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында бик яхшы итеп аңлатты, кайбер сүзләрнең мәгънәләрен дә аңлатты.

Балалар бу көнне ислам тарихы, ислам динендәге гаиләләрдәге тәртипләр һәм традицияләр, мөселман бәйрәмнәре турында күп нәрсә белделәр.

Балалар тема белән бик кызыксындылар, күп сораулар да бирделәр һәм барысына да тәфсилле җавап алдылар. Аннары бик рәхәтләнеп, дин темасына төзелгән викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.

Очрашуда катнашкан зурлар мондый әңгәмәләрнең үсеп килүче яшь буын өчен бик тә файдалы булуына басым ясап әйттеләр", - диде китапханәче Миләүшә Минхаҗетдинова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10