ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында алты авылны су басу куркынычы бар

12 март 2019, 07:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районында алты авылны су басу куркынычы бар 18 марттан райондагы барлык буаларда һәм елгаларда кизү тору башлана.

(Әлки, 12 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев).  Әлки районында 22 буа-күлнең сулары ташу, 6 авылны су басу куркынычы бар. Буалардагы суның өчтән берен генә калдырырга – район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре башлыкларына әнә шундый бурыч куйды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел кар күп. Һава торышының кискен җылытып җибәрүе сәбәпле язгы сулар төшеп, буалар ташып чыгарга мөмкин. Бүген һәр гидротехник корылмага кадәр юллар ачылган булырга тиеш. Буаларның суын агызып куярга кирәк. Ә елгаларда кузгалган бозлар тыгылмасын өчен ярларны агач һәм чүп-чарлардан чистарту сорала.

Бу көннәрдә юл төзүчеләр өчен дә тынгысыз вакыт. Алар автомобиль трассалары аша салынган торбаларны кар-боздан чистартып чыгарга тиешләр. Авыл урамнары юлларындагы су торбаларын чистарту-тәртипкә китерүне исә җирлек башлыклары оештырсыннар иде.

18 марттан райондагы барлык буаларда һәм елгаларда кизү тору башлана. Кизү торучылар суның артуын даими күзәтеп, контрольдә тотарга бурычлылар. Язгы ташуны имин үткәрү нисбәтеннән оештырылган эшче төркем һәр буа һәм елганың торышын күзәтү астына алачак.

Шулай ук Кече Чирмешән, Актай елгаларының ярларыннан ташып чыгу ихтималы бар. Су басу хәвефе Апак, Иске Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Югары Колчурино авылларына һәм Базарлы Матакның кайбер урамнарына яный.

Язгы сулар зыян салырга мөмкин булган йорт хуҗаларына мал-мөлкәтләрен иминиятләштереп кую киңәш ителә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10