ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 32 меңнән артык күп балалы гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бирелгән

11 март 2019, 18:13 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанда 32 меңнән артык күп балалы гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бирелгән Җир участоклары алу өчен 50 мең 280 күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүгенге көндә Татарстанда 32 меңнән артык күп балалы гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бирелгән. Җир участоклары алу өчен 50 мең 280 күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнагать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

Комитет рәисе Таһир Һадиев үзенең чыгышында Россия Федерациясенең Җир кодексы нигезендә өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрнең бушлай җир кишәрлегенә хокукы булуын һәм моның тәртибе Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнүен искәртте. Шулай ук бушлай җир участогы белән тәэмин итүне гаилә институты үсешенә һәм туучылар саны артуына ярдәм итүче чара булуын билгеләп узды.

2019 елның 1 мартына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада бушлай җир кишәрлеге алуга хокукы булган 55 мең 688 гаилә исәпләнә. Участоклар алу өчен исемлеккә 50 мең 280 гаилә кертелгән. Кадастр исәбенә 36 995 җир кишәрлеге куелган. Хәзерге вакытта 32 меңнән артык күп балалы гаилә җир биләмәсенә ия булган.

Таһир Һадиев әйтүенчә, бүгенге көндә көнүзәк проблема - җир биләмәләре җитәрлек булмау. Казан белән Чаллыда вазгыять аеруча кискен. “Хәзерге вакытта Әлмәт, Арча, Баулы шәһәрләрендә, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама муниципаль районнарында күп балалы гаиләләр саны арта, шуның өчен җиргә ихтыяҗ аеруча зур. Проблеманы хәл итү максатыннан, яңа территорияләрне бүлү күздә тотыла”, - дип билгеләп узды ул.

Таһир Һадиев хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең күп булуын әйтте. Шулай ук күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир участокларының күпчелеге (90 процентка якын өлеше) инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин ителмәгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10