ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәү өлкәсе мөселманнары Люберцы шәһәрендә хәйрия акциясе оештырган

11 март 2019, 10:43

Акция барышында татар автономиясе әгъзаларына, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләргә, өлкәннәргә азык-төлек җыелмасы таратканнар.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәр округы мөселман җәмыяте әгъзалары хәйрия акциясе оештырган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция барышында Ветераннар советы һәм Лыткарино Инвалидлар җәмгыятенә, татар автономиясе әгъзаларына, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләргә, өлкәннәргә, мәхәллә кешеләренә ярдәм күрсәткәннәр. Хәйрия чарасында, барлыгы 80 азык-төлек җыелмасы таратканнар.

Акция Кәримовлар гаиләсе исеменнән, 2018 елның декабрендә якты дөньядан киткән Кәрим Әбүсәед улы Кәримовны искә алу уңаеннан, Россия мөселманнарының рухи лидеры, Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Рушан Әббәсов хәер-фатихасы белән үткәрелде, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10