ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

11 март көнне Казан йортлары краннарында яшел төстәге су агарга мөмкин

10 март 2019, 16:31

Казан җылылык челтәрләре магистраль җылылык үткәргечләре челтәрендәге су агып яту урыннарын билгеләү өчен суга яшел төстәге Уранин-А буявын салачак.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Казан җылылык челтәрләре магистраль җылылык үткәргечләре челтәрендәге су агып яту урыннарын билгеләү өчен суга яшел төстәге Уранин-А буявын салачак. 11 мартта бу процедураны Казан ТЭЦ-1нең магистраль җылылык үткәргечләрендә үткәрәчәкләр. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан җылылык челтәрләре Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләрдән яшел су килгәндә, шул исәптән кайнар су краннарыннан да, предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә (843) 291-87-95 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорый.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан Уранин-А буягыч индикатор сыйфатында җылылык белән тәэмин итү системаларында куллану рөхсәт ителә. Ул кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохитка зарарсыз, дип билгеләп үтә шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10