ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Уфа кешесе кыр кәҗәсен атып үтергән өчен ярты миллион сум акча түли

10 март 2019, 15:00

Башкортстанның 52 яшьлек кешесе өчен бәйрәм көннәрендә ауга чыгу җинаять эшендә тоткарлану белән тәмамланган.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Уфаның 52 яшьлек кешесе өчен бәйрәм көннәрендә ауга чыгу җинаять эшендә тоткарлану белән тәмамланган. Башкортстан Экология министрлыгының Хайваннар дөньясын саклау буенча дәүләт инспекторы полициягә Веселовка авылыннан ерак түгел җирле халыкның атышлар ишеткәнлеген хәбәр иткән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Участковый җирле торак пунктлар буенча браконьерларны эзләп киткән. Анда аңа битараф булмаган кешеләр бу эшнең кем кулыннан булуын сөйләгән. Ачыкланганча, кыр кәҗәсен атуга Уфаның 52 яшьлек кешесенең катнашы булырга мөмкин икән. Аның дача участогын табу кыенлык тудырмаган. Дәлилләрне аның гаражыннан тапканнар», - дип хәбәр иткәннәр Башкортстан матбугат хезмәтеннән.

Тәртип сакчылары аннан мылтык, киселгән карабин, көрән төстәге матдә эзләре белән аучы пычагы, кәҗә ите һәм кар чанасын алган. Соңрак браконьер кәҗәне законсыз атуын таныган һәм урманда җинаять урынын күрсәткән.

«Законсыз ау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу җинаять өчен гаепле затка зур штраф салыначак, бу очракта ул 500 мең сумнан артачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10