ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстанның фигуралы шуучылары Универсиадада бронза медаль алды

9 март 2019, 13:51

Татарстан спортчылары ирекле программада 135,99 балл җыйган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). «Татарстан» командасы Красноярскида кышкы Универсиадада синхрон фигуралы шуу ярышларында бронза медаль алды. Ярыш нәтиҗәләре турнирның рәсми сайтында чыкты.

Татарстан спортчылары ирекле программада 135,99 балл җыйган. Гомуми баллары 218, 22 балл тәшкил иткән. Беренче урынны Франциянең Team Unique командасы, ә икенче урынны Финляндиянең Marigold Ice Unity командасы алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10