ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда янгын чыккан күпкатлы йорттан илле кешене коткарганнар

9 март 2019, 09:23

Шишкин бульварындагы күпкатлы йортта янгын балконны чорнап алган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Чаллыда торак йортның җиденче катында янгын чыгу сәбәпле, илле кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«112 бердәм номерына Шишкин бульварындагы ундүрт катлы 13 нче йортның җиденче катында балконда янгын турындагы хәбәр кичә 20.42 сәгатьтә килгән», – диелгән хәбәрдә.

Янгын урынына 54 нче янгын сүндерү хезмәте 4 минуттан килеп җиткән. Алар җиденче каттагы балконны янгын чорнап алуын ачыклаган. Барлыгы илле кеше, шул исәптән 10 бала йорттан үзләре чыккан.

20 минуттан янгынны сүндергәннәр. Янгын 6 кв.метрга зыян салган. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10