ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Балыкка чыгу - улым белән бергә булу өчен бер сәбәп ул

7 март 2019, 16:09 , Фото: Абдул Фархан/архив

Рөстәм Миңнеханов: Балыкка чыгу - улым белән бергә булу өчен бер сәбәп ул Татарстан Президенты үзен оста балыкчы дип санамый.

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балыкка баруны улы белән бергә чыгу өчен бер сәбәп дип атады. Бу хакта ул 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан журналистлар белән узган очрашуда әйтте.

"Балык тотуга караганда аны ашарга күбрәк яратам. Малай белэн чыгу өчен бер сәбәптер инде ул. Күңелле бит. Беркөнне кояшлы матур көн иде. Балык күп булмаса да, бераз тоттык. Үземне балыкчы дип мактый алмыйм. Аңа вакыт күп кирәк. Кузьмин ("Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин - ТИ) бар безнең бер балыкчы, аннан сорарга кирәк", - диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10