ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә күпкатлы йортта ике фатир һәм өч балкон берьюлы янган

7 март 2019, 11:47 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Әлмәттә күпкатлы йортта ике фатир һәм өч балкон берьюлы янган Янгын электр җиһазын монтажлау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Әлмәттә күпкатлы торак йортта чыккан янгын берьюлы ике фатирга һәм өч балконга зыян салган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Гафиятуллин урамындагы 29б йортында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 7.27 сәгатьтә килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын алтынчы катта башланып, балконга күчкән. Шуннан соң ялкын җиденче каттагы балконга һәм фатирга күчкән, сигезенче каттагы балконга да өлешчә зыян килгән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 26 квадрат метр тәшкил иткән. Беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазын монтажлау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10