ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтте

7 март 2019, 02:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтте Отрядка язылырга теләүчеләр тулырак мәгълүматны 30-31-18 телефон номеры аша автошәһәрчек җитәкчелегенә шалтыратып белешә ала.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Түбән Кама шәһәрендә 900гә якын бала - 63 отряд юл хәрәкәте иминлеген саклауда мөһим эш алып бара. Алар яшьтәшләре арасында юл һәлакәте очракларын кисәтү һәм аны булдырмый калуда, шәһәр урамнарында һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Кызганычка, тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп программасы кысаларында гына балалар арасында юл-транспорт травматизмы очракларын киметү мөмкин түгел, - диләр Түбән Кама белгечләре. - "Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары" берләшмәсе - балалар белән эшләүнең альтернатив формасы, бу - нигезле ышаныч һәм юлларда балалар катнашындагы аварияләрне киметүгә йогынты ясау мөмкинлеге".

Отрядка язылырга теләүчеләр тулырак мәгълүматны 30-31-18 телефон номеры аша автошәһәрчек җитәкчелегенә шалтыратып белешә ала.

Моннан ярты гасырлап элек, 1973 елның 6 мартында Советлар Союзында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары төзү турында карар кабул ителә. Ә Түбән Камада мондый беренче оешма 1986 елда ачыла. Аны Раиса Павелкина җитәкли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10