ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда әнисен пычак белән чәнчеп үтергән ир-атны хөкем иткәннәр

6 март 2019, 17:52

Фаҗига узган елны октябрь уртасында Дәрвишләр бистәсендә булган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казанда яшәүче 23 яшьлек ир-ат үз әнисен пычак белән чәнчегән өчен 11,5 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

«Суд ачыклаганча, 2018 елның 13 октябрендә Дәрвишләр бистәсенең Липатов урамындагы фатирда исерек 23 яшьлек ир-ат анасы белән талашкан. Әнисе аны алкоголь куллануда гаепләгән. Ир-ат пычак алып әнисенең күкрәгенә һәм эченә кадаган», – диелгән хәбәрдә.

Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән. Ир-ат җинаять кылганнан соң фатирда аракы эчүен дәвам иткән. Күпмедер вакыттан ир-ат үзенә кул салмакчы булган.

Полиция хезмәткәрләре хатын-кызның мәетен бер атнадан соң гына табып алган.

Шикләнелгән затны тоткарлаганнар, ул үз гаебен танымаган.

Ир-атны «Үтерү» маддәсе буенча гаепле дип таныганнар һәм 11 ел 6 айга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10