ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: Цифрлы технологияләр – халыкка вәгъдә ителгәнне үтәү мөмкинлеге

6 март 2019, 17:20 , Фото: информационный центр ТРО ВПП "Единой России"

Фәрит Мөхәммәтшин: Цифрлы технологияләр – халыкка вәгъдә ителгәнне үтәү мөмкинлеге Парламент җитәкчесе «Бердәм Россия» бөтенроссия IT-форумында катнашты.

(Иннополис, 6 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Цифрлы технологияләр – халыкка ирештерү, вәгъдә ителгәнне үтәү, сайлаучыларның ихтыяҗыннан хәбәрдар булу мөмкинлеге. Бу турыда бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Иннополиста «Бердәм Россия» партиясенең «Мәгълүмат технологияләре» форумында әйтте.

«Бүген цифрлаштыру безнең партия эшендә дә актуаль. Социаль челтәрләр, яңа коммуникацияләр аша сайлаучылар һәм партиядәшләр белән эшләячәкбез. Бу халыкка ирештерү, вәгъдә ителгәнне үтәү, теге яки бу территориядәге сайлаучыларның ихтыяҗыннан хәбәрдар булу мөмкинлеге», – диде парламент җитәкчесе.

Партия эшендә мәгълүмат технологияләре буенча артта калырга ярамый, бигрәк тә республикада кирәкле инфраструктура - IT-парк һәм Иннополис булганда диде Фәрит Мөхәммәтшин. «Миңа калса, кем тизрәк бөтен дөнья буенча хәрәкәт итә торган шул вагонга эләгә, шул икътисад, социаль, сәясәт, партия үсешендә уңышка ирешәчәк», – диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе партиянең төбәк бүлегенең цифрлы технологияләр куллану буенча уңай тәҗрибәсе бар диде.

Аның фикеренчә, «Бердәм Россия» IT-форум үткәргәннән соң яңа дәрәҗәгә күтәреләчәк. «Партиянең Татарстан бүлегенә бөтенроссия форумын үткәрү ышанып тапшырылуы күп нәрсә турында сөйли», - диде парламент җитәкчесе.

5-6 мартта Татарстанда «Бердәм Россия»нең «Мәгълүмат технологияләре» беренче бөтенроссия IT-форумы узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10