ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Россиядә беренче шәхси космодром кайда төзеләчәге билгеле булды

6 март 2019, 16:01

"КосмоКурс" компаниясе Татарстан һәм Түбән Новгород җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барган иде.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсе хакимияте, Түбән Новгород өлкәсе үсеше корпорациясе һәм "КосмоКурс" ҖЧҖ хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Суборбиталь космик комплекс төзү буенча инвестпроектны Түбән Новгород өлкәсендә гамәлгә ашыру турында килешенде. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы төбәк губернаторы һәм хакимиятенә сылтама белән хәбәр итте.

Космодром "КосмоКурс" компаниясенең суборбиталь туристик ракеталарын җибәрү өчен булачак.  

  • Моңа кадәр "Татар-информ" агентлыгы Татарстанның Әлки районында шәхси космодром төзелергә мөмкин, дип хәбәр иткән иде. "КосмоКурс" компаниясе Татарстан һәм Түбән Новгород җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барды.

Әгәр проектны "Роскосмос" дәүләт корпорациясе килештерсә, инвестор аны 2020-2025 елларда гамәлгә ашырырга җыена. 2,6 млрд сум инвестиция кертү күздә тотыла. Хәзерге вакытта төзелеш урынын сайлыйлар. Проект шәхси инвестицияләр хисабына башкарыла.

"Ракета өчен экологик яктан чиста компонентлар тотыла", - дип сөйләгәннәр Түбән Новгород өлкәсе хакимиятендә.

"КосмоКурс" компаниясендә дә Түбән Новгород өлкәсе белән космодром төзү турында килешү төзелгәнен раслаганнар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10