ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Ак яулыклы әбием" бәйгесендә Пенза татарларының дәү әниләре көч сынашкан

6 март 2019, 13:39 , Фото: tatar-congress.org

Дәү әниләр "Тәмле тамак", "Ак биләүсәгә чорнадым", "Оныгымны мәктәпкә озатам", музыкаль чыгыш, "Утырыш такмак", "Табышмаклар чишү" буенча ярышкан.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Пенза өлкәсенең Пачелма районында урнашкан Нугай авылында "Ак яулыклы әбием" конкурсында дәү әниләр көч сынашкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Бу авылда Нәгыймә Таишева җитәкчелегендә "Ак калфак" оешмасы бик актив эшли. Чара  8 март бәйрәме  уңаеннан оештырылган. Бәйгедә барлыгы 6 дәү әни катнаша. Алар барысы да әле «яшь әби»ләр. Үзләренә ярдәмгә оныкларын да чакырганнар", диелгән әлеге хәбәрдә.

Катнашучыларга 7 бирем буенча көч сынашырга туры килә: "Тәмле тамак", "Ак биләүсәгә чорнадым", "Оныгымны мәктәпкә озатам", музыкаль чыгыш, "Утырыш такмак", "Табышмаклар чишү".

"Дәү әниләр ярышын тамаша кылырга бөтен авыл җыелган. Плакатлар да язып килгәннәр.Конкурста катнашучы 6 әби камыр ризыкларын да әзерләп алып килгән. Оныкларын мәктәпкә озатыр алдыннан, аларның чәч толымнарын да үрделәр, бишек җырларын да җырладылар", диелгән бу хәбәрдә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, катнашучылар барысы да дипломнарга лаек булган. Аларга 16 апрельдә Пенза шәһәрендә узачак "Дуслык күпере" концертына билет биргәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10