ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Үзбәкстан гүзәле»н сайлаганнар

6 март 2019, 10:37

Татарстан уку йортларына Ташкенттан һәм Ростов-Доннан килгән үзбәк кызлары Үзбәкстан данын яклаячак.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Үзбәкстан гүзәле- 2019» матурлык һәм талант конкурсының сайлап алу туры узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу өчен барлыгы 16 кыз гариза бирде. Сайлап алу турында катнашучылар үзләренең иҗади номерларын һәм үзләре турында видеопрезентация күрсәттеләр, шулай ук халык җырларын һәм биюләрен башкардылар. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча финалга Татарстан Республикасы башкаласына Ташкенттан һәм Ростов-на-Доннан килгән алты үзбәк кызы узды.

Ташкент шәһәрендәге татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең (ТОКПЦ) татар яшьләре Советы активисты, ә хәзер Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) Полимерлар институтының 1 курс студенты Лилия Камалова үзбәк биюен башкарды.

Конкурсның финалы 21 март көнне Дуслык Йортында узачак. Җиңүче Казанда узачак «Дөнья энҗесе-2019» Халыкара студентлар матурлык һәм талант конкурсында Үзбәкстан данын яклаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10