ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кырым халкы дини бәйрәмнәр уңаеннан өстәмә дүрт көн ял итәчәк

6 март 2019, 09:51

Кырым башлыгы 2014 елдан дини бәйрәмнәрне ял көннәре итеп игълан итә.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Кырым башлыгы Сергей Аксенов Пасха бәйрәме уңаеннан 29 апрель – дүшәмбе һәм дини бәйрәмнәр уңаеннан тагын өч көнне ял көне дип игълан итте. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"2019 елның 29 апрелендә - Якты Христов; 4 июньдә – Ураза бәйрәме; 17 июньдә-Изге Троица көне; 12 августта Корбан бәйрәме уңаеннан эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан итәргә", - диелә Кырым Хөкүмәте сайтында сишәмбе көнне бастырылган Указда.

Документта билгеләп үтелгәнчә, төбәк халкы 1997 елда "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында"гы Федераль закон һәм "Кырым Республикасында бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турында "гы Кырым Законы нигезендә ял итәчәк.

Кырым башлыгы 2014 елдан дини бәйрәмнәрне ял көннәре итеп игълан итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10