ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан тимер юл вокзалы янындагы ташландык йортта янгын чыккан

6 март 2019, 08:23

Сәид Галиев урамында урнашкан өч катлы буш йортның түбәсе янып киткән.

 (Казан, 6 март, “Татар-информ”). Казан тимер юл вокзалы янындагы ташландык йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Сәид Галиев урамында урнашкан өч катлы буш йортның түбәсе янып китү турында хәбәр килгән. Урынга 2нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләргә 350 квадрат метр мәйданда ут белән көрәшү өчен берничә сәгать кирәк булган. Нәтиҗәдә, билгеле бер яшәү урыны булмаган 45 яшьлек ир-ат төтен белән агуланган. Аны җиденче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10