ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның күпчелеге информатикадан имтихан сайлаган

5 март 2019, 20:16 , Фото: архив tatar-inform

Быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның күпчелеге информатикадан имтихан сайлаган Икенче урында - җәмгыять белеме (16326 укучы), өченче урында - география (13098 укучы).

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Быел төп дәүләт имтиханына сайлап алынган предметлар арасында беренче тапкыр информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр предметы алга чыккан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Информатикадан имтиханны 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 19560 укучы тапшырачак. Икенче урында - җәмгыять белеме (16326 укучы), өченче урында - география (13098 укучы).

Министр 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы мәҗбүри булуын һәм аның дүрт мәҗбүри имтиханнан торуын әйтте. Рус теле, математика һәм укучы теләге буенча ике предмет сайлап алына.

Имтиханнар 24 майдан 2 июньгә кадәр үткәрелә. Аларны вакытыннан алдан тапшыру чоры 22 апрельдән 14 майга кадәр. 25 июнь -2 июль - резерв көннәр. Бу көнне дүрт предметтан бер, я икесен бик начар билгегә тапшырган яки нигезле сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаган, шулай ук биремнәрен эшләп бетермәгән укучылар килә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10