ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов математика буенча Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы үзгәрешне әйтте

5 март 2019, 10:22 , Фото: архив/Владимир Васильев

Рафис Борһанов математика буенча Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы үзгәрешне әйтте Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучы математиканы профиль дәрәҗәсендә генә тапшыра ала.

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда мәктәп тәмамлаучы укучы математика буенча Бердәм дәүләт имтиханын бары тик бер дәрәҗәдә генә тапшыра ала - я профиль, я база дәрәҗәсендә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

"Математика буенча имтиханны яңадан тапшырган очракта, чыгарылыш укучысы гаризада башка дәрәҗәне күрсәтә ала. Мәсәлән, профиль математикасыннан тиешле күрсәткеч бусагасыннан уза алмаган булса, яңадан тапшыру өчен база дәрәҗәсен сайлый ала, һәм киресенчә", - диде министр.

Рафис Борһанов аңлатканча, мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучы математикадан имтиханны яңадан тапшырган очракта, профиль дәрәҗәлесен генә тапшыра ала, чөнки аның инде урта гомуми белем турында документы бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10