ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Спас районы китапханәсе Иван Крыловның тууына 250 ел тулуга багышланган акциягә кушылды

4 март 2019, 07:00 , Фото: spas-rt.ru/news/novosti/krylov-iatyna-bagyshlandy

Спас районы китапханәсе Иван Крыловның тууына 250 ел тулуга багышланган акциягә кушылды Өлкән яшьтәге китап укучылар кайчандыр мәктәптә өйрәнгән мәкальләрне искә төшерделәр, төрле конкурсларда катнаштылар.

(Спас, 4 март, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы китапханәсе Иван Андреевич Крыловның тууына 250 ел тулуга багышланган район акциясендә катнашты һәм шушы темага кызыклы һәм файдалы чаралар уздырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Крыловның иҗади мирасын халык арасында алга җибәрү һәм саклауны, рус классик әдәбиятына хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйган акциядә өч йөздән артык кеше катнашты. Чарада катнашучы китапханәләрдә төрле яшьтәге китап укучылары өчен массакүләм әдәби чаралар уздырылды, әдипнең әсәрләре укылды. 

Үзәк китапханәнең уку залында “Алтын көз” клубына йөрүчеләр импровизация кичәсенә җыелдылар. Өлкән яшьтәге китап укучылар кайчандыр мәктәптә өйрәнгән мәкальләрне искә төшерделәр, төрле конкурсларда катнаштылар.

Балалар китапханәсендә исә икенче урта мәктәп укучылар өчен әдәби сәгать оештырылды. Чарада укучылар күренекле мәкальләр язучының иҗат юлы, аның тормышы турында кызыклы фактлар белән таныштылар.

Аннары барысы бергәләшеп викториналарда һәм уеннарда катнашып, Крыловның мәкальләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Ахырда укучылар Крылов мәкальләре буенча үзләре ясаган театр импровизациясен күрсәттеләр.

Акциядә катнашучыларның барысы да чараларда теләп катнаштылар һәм үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат белделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10