ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

1 июльдән инвалид бала тәрбияләүче аналарның пенсиясе 10 мең сум булачак

2 март 2019, 13:00 , Фото: архив/Егор Никитин, Рамиль Гали

1 июльдән инвалид бала тәрбияләүче аналарның пенсиясе 10 мең сум булачак 2019 елның 1 июленнән Татарстанда яшәүче 9 мең анага инвалид бала караган өчен пенсия күләме артачак.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2019 елның 1 июленнән инвалид бала караган өчен пенсия 10 мең сумга кадәр артачак. Бу турыда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда сөйләде.

«Эшләми торган аналар инвалид бала яки балачактан беренче төркем инвалид караган өчен 5500 сум пенсия ала. 2019 елның 1 июленнән пенсия 10 мең сумга кадәр артачак. Хәзер норматив базасы эшләнелә», — диде ул.

Эльмира Зарипова республикада инвалид бала тәрбияләүче 9 меңнән артык ана яши, диде. Пенсия арту алар өчен җитди һәм яхшы ярдәм булачак.

  • Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән әңгәмәне sntat.ru порталында укырга мөмкин. Шулай ук “Татарстан24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10