ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара өлкәсенең Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлары “Оста куллар” күргәзмәсенә чакыра

1 март 2019, 12:50

Биредә чиккән, бәйләгән, теккән һәм башка ысул белән эшләнгән эшләр, татар милли камыр ашлары һәм башка төрле ризыклар куелачак.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). 9 мартта Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Оста куллар” күргәзмәсе оештыра. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

"Уңган татар хатын-кызлары! Гали авылы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы сезне 9 март көнне “Сельский уют” турбазасына чакыра. Биредә “Оста куллар” күргәзмәсе оештырылачак", диелгән әлеге хәбәрдә.

Күргәзмәдә ике өлеш була. “Күңелем бизәкләре” – кул эшләре (чиккән, бәйләгән, теккән һәм башка ысул белән эшләнгән эшләр) һәм “Тәмле ризык — табын яме!” - татар халкының камыр ашлары һәм башка төрле ризыклар куелачак. 

Катнашучылар бүләкләнәчәк. "Бергә-бергә тәмле ризыкларыбыз белән чәй эчәрбез һәм күңел ачарбыз", дип мөрәҗәгать итә оештыручылар.

10.00 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10