ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә татар яшьләренә халык санын алуда катнашуның әһәмиятен аңлаттылар

28 февраль 2019, 20:47 , Фото: tatar-shtab.ru

Мәскәүдә татар яшьләренә халык санын алуда катнашуның әһәмиятен аңлаттылар Быел «Татар штабы» Мәскәү татарлары өчен йөздән артык чара уздырырга һәм әлеге проектларга 10 меңнән артык кешене җәлеп итәргә тиеш.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). «Мәскәү татарлары штабы»нда башкаладагы татар студентларына  татар милләтен үстерү стратегиясе, алда торган халык санын алуда катнашуның әһәмияте һәм зур мегаполисларда татар гаиләләрен булдыру мәсьәләләре турында аңлаттылар. Бу хакта «Мәскәү татарлары штабы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә техник югары белем бирүче университетларның (МГУ, МГИМО, РГУ һ.б.) йөзләп студенты булды. Шулай ук башкорт студентлары да бар иде. «Мәскәү татарлары штабы» координаторы Гөлнара Яруллина бу кичәдә һәркемгә үзенә егерме дус табарга чакырды.

Мәскәү мөфтие урынбасары Илнур хәзрәт Гайнетдинов, Ислам диненең төп ролен билгеләп, татар гаиләләре булдыру мәсьәләсен күтәрде. Татар гаиләсе татар халкы үсеше стратегиясенең төп нигезләренең берсе, дип саный Илнур хәзрәт. Ел дәвамында «Татар штабы»нда уннан артык пар оешкан.

Мәскәүнең татар автономияләре вәкиле Рәшит Сяпуков 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуда катнашуының мөһимлеген әйтте. «Татарлар Россиядә татар милләтенең төгәл санын ачыклау өчен активлык күрсәтергә тиеш. Туган телне һәм мәдәниятне үстерүгә бюджет бүлеп бирү татарлардан тора. Татарлар күбрәк булган саен, татар балалар бакчалары, мәктәпләр күбрәк ачыла», - диде ул. 

Чара ахырында студентлар легендар татар җырчысы Илһам Шакировны искә алды. «Татар штабы» координаторы җырчының иҗат юлын сөйләде, яшьләр Шакиров репертуарыннан җырлар башкарды, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10