ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Укытучы Николай Максимов балаларның телне бозып сөйләшүендә гаиләне гаепләде

28 февраль 2019, 17:27 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Укытучы Николай Максимов балаларның телне бозып сөйләшүендә гаиләне гаепләде Ачык дәрестә татар, рус, үзбәк, әрмән, әзербайҗан, удмурт, таҗик, кыргыз милләтеннән булган балалар катнашты.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген филология фәннәре кандидаты, доцент, татар телен өйрәтү буенча авторлык методикасы авторы Николай Максимов “Туган телләр” темасына ачык дәрес тәкъдим итте. Ул татар балаларының телне бозып сөйләшүендә гаиләләрне гаепләде. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Башка милләт балалары рус һәм татар теленең дәүләт теле икәнен аңлый, ә татар баласы шуны аңлап җиткерми әлегә. Таҗик, үзбәк баласының теле бозылмаган. Алар дәрестә укытучыдан телне дөрес итеп ишетә һәм шулай итеп дөрес сөйләшә дә. Ә татар баласының гаиләсендә әти-әниләр телне бозып сөйләшә. Шуңа күрә алар камил итеп сөйләшә белми”, - диде Николай Максимов.

Аның фикеренчә, дәреснең максаты – татар һәм рус телләреннән тыш башка милләт вәкилләренең телләренә, шул исәптән халкына карата хөрмәт һәм толерантлык булдыру. Шуңа күрә балаларга кечкенәдән үк бөтен телләр дә матур дип өйрәтергә кирәк.

Казан шәһәре Вахитов районының 41 номерлы мәктәбендә булган дәрес барышында 1 сыйныфтан алып 4 сыйныфка кадәрге төрле милләт укучылары үз телләрендә, шулай ук татар телендә үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләп күрсәтте. Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова чыгышларны бәяләде. Чарада татар, рус, үзбәк, әрмән, әзербайҗан, удмурт, таҗик, кыргыз һ.б. милләт балалары катнашты.

  • Николай Максимов - татар теле буенча утыздан артык дәреслек һәм методик әсбап авторы. Бүген Татарстанның барлык мәктәпләрендә рус балаларын татар теленә өйрәтүдә аның технологияләрен кулланалар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10