ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Мантуров Чехиядә "Данафлекс" Татарстан компаниясе заводын ачу тантанасында була

28 февраль 2019, 15:46 , Фото: архив/Рамиль Гали

Мантуров Чехиядә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры һәм аның Чехия коллегасы Марта Новакова сыгылмалы упаковкалар җитештерү буенча яңа предприятие ачылышында катнаша.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров, аның Чехия коллегасы Марта Новакова һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиядә “Данафлекс” Татарстан компаниясе заводын ачуда катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

“5 март көнне ачылу тантанасы булачак. Биредә Мантуров, шулай ук Чехия республикасы сәнәгать министры Марта Новакова булачак. Анда шундый мәртәбәле делегация делегация була”, - дип җавап бирде Галимова Чехиядә “Данафлекс” заводын ачу кайчан булачак дигән сорауга.

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Галимова завод ачылуның Татарстан делегациясенең Чехия Республикасына визиты программасына керүен әйтте. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк.

"Әлеге сәфәрдә иң зур чараларының берсе - "Данафлекс" компаниясендә Татарстан заводын ачу булачак. Бу – 15 процент базар өлеше белән сыгылмалы-төрү материаллары җитештерүче Россиянең әйдәп баручы җитештерүчесе”, - диде Казан Кремле вәкиле. Ул Чехиядә яңа предприятиегә инвестицияләрнең гомуми күләме төзелеш этабында 40 млн евро тәшкил иткәнлеген өстәп әйтте.

Татарстан компаниясе продукциясе дөньяның 10нан артык иленә экспортлана. 2016 елда “Данафлекс” компаниясе Европа базарында өлешен һәм экспортны арттыру максатында Чехиядә бүлендек компания булдырды. 2022 елга аның кереме 63 млн евро тәшкил итәргә тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10