ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Красноярскида кышкы Универсиаданы ачу тантанасында катнашачак

28 февраль 2019, 12:41 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов Красноярскида кышкы Универсиаданы ачу тантанасында катнашачак ТР Президентыннан тыш, республика делегациясенә Казан мэры И. Метшин, ТР спорт министры В. Леонов һәм яшьләр эшләре министры Д. Фәттахов та керәчәк.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярскида 2019 елгы Бөтендөнья кышкы Универсиадасын ачу тантанасында катнашачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов Тубыл шәһәреннән Красноярскига юл тотачак, ул анда 29нчы Бөтендөнья кышкы Универсиадасын ачу тантанасында катнаша. Безнең делегация составында шулай ук Казан мэры, спорт һәм яшьләр эшләре министрлары да булачак», - диде Галимова.

Универсиаданы ачу тантанасы 7 мең кеше сыйдырышлы «Платинум Арена»да узачак. Ул 20.19 сәгатьтә башлана.

Красноярскида Универсиада 2-12 март көннәрендә үтәчәк. Анда 3 меңгә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Татарстаннан исә 25 спортчы чыгыш ясый. Алар фигуралы шуу, чаңгы ярышы, сноуборд, туплы һәм алкалы хоккей кебек спорт төрләрендә медальләр өчен көрәшәчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10