ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Культура" каналы "Созвездие-Йолдызлык" фестивале турында фильм төшерәчәк

27 февраль 2019, 07:16 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте һәм татар халкының мәдәни коды турында документаль фильм кадрларын 47 көндә төшерергә җыеналар.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). "Культура" каналы Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте һәм татар халкының мәдәни коды турында документаль фильм төшерәчәк. Республиканың уникаль үзенчәлекләре "Созвездие-Йолдызлык" фестивале призмасы аша күрсәтеләчәк. Бу турыда Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фильмда татар халкының үз балаларына карата мөнәсәбәте, аларда сәнгатькә, туган телгә, тарих һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү аша югары әхлакый сыйфатлар һәм туган якка карата дустанә мөнәсәбәт булдыру турында сөйлиләр.

Кадрларны 47 көн дәвамында Татарстанның төрле почмакларында төшерәчәкләр.

"Федераль телеканал тарафыннан Татарстан мәдәнияте турында мондый фильм беренче тапкыр төшерелә", - ди "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10