ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан циркында милли труппа төзелсә, Фәрит Бикчәнтәев милли тамаша куярга әзер

26 февраль 2019, 18:58 , Фото: Рамиль Гали

Казан циркында милли труппа төзелсә, Фәрит Бикчәнтәев милли тамаша куярга әзер Казан циркы директоры вазыйфаларына дәгъва итүчеләрнең бер өлеше милли труппа төзү турында уйлана.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан циркында милли труппа ачыла калса, Фәрит Бикчәнтәев анда тамаша куярга әзер. Бу хакта ул Казан циркында директор вазыйфасына дәгъва итүчеләр үз программаларын тәкъдим иткәннән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан циркы директорын конкурс аша эзли. Бүген министрлыкта кандидатлар үз программаларын комиссиягә тәкъдим иттеләр.

Комиссия әгъзалары арасында күренекле цирк артисты Эдгард Запашный, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә бар иде. Комиссияне министр Ирада Әюпова җитәкли.

Цирк директоры вазыйфасына үз кандидатураларын тәкъдим итүчеләрнең кайберләре циркның прокат мәйданы гына булуы белән килешмичә, милли труппа төзү әһәмиятенә басып ясадылар.

«Булсын гына, мин циркта милли труппа өчен программа ясарга әзер», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Казан циркы директоры вазыйфаларына конкурс нәтиҗәләре ун көннән билгеле булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10