ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара татарларының “Бердәмлек” газетасы, 1500нче саны чыгу уңаеннан, конференция оештыра

26 февраль 2019, 16:37

Чара Бөтендөнья туган телләр көненә туры китереп оештырыла.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Бөтендөнья туган телләр көнен билгеләп үткән вакытта “Бердәмлек” өлкә татар газетасының нәкъ 1500нче саны дөнья күрәчәк. Шушы ике зур вакыйгага багышлап, редакция хезмәткәрләре “Бердәмлек” — киләчәккә карап” дип аталган газета укучылар конференциясе оештыра. Бу турыда "Самара татарлары" сайты хәбәр итте.

Чарага Татарстаннан, өлкәнең татарлар күпләп яшәгән район үзәкләреннән кунак­лар, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчеләре, газета язмышына битараф булмаган укучылар, тугры әбү­нәчеләр чакырыла.

Җыелышта “Татар газетасында рус телле материаллар урынлы булырмы”, “Беренче” һәм “Россия” телевизион программалары кирәкме?”, ”Яшьләрне ничек итеп татар газетасын укырга өйрәтергә”, “Бердәмлек”нең аерым интернет-версиясе халыкка кызыклы булырмы”, “Хәзерге заман кешесен күбрәк нинди темалар кызыксындыра”, “Газетаның тиражын үстерү өчен ни эшләргә кирәк?” кебек темаларга фикер алышу булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чара 2 мартта өлкә Халыклар дуслыгы йортында (Самара шәһәре, Воронежская урамы, 9 йорт) узачак. Башлана 12 сәгатьтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10