ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда гигант түбәтәй формасында күзәтү манарасы төзергә җыеналар

26 февраль 2019, 13:00 , Фото: архив

Казанда гигант түбәтәй формасында күзәтү манарасы төзергә җыеналар “Түбәтәй-Tower” уникаль күзәтү мәйданчыгы “Казан-Арена” стадионы янында урнашырга мөмкин.

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казанда гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы барлыкка киләчәк. Шәһәрнең башка күзәтү мәйданчыкларыннан аермалы буларак, бу манара махсуслаштырылган нокта буларак төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

“Проект “Түбәтәй-Tower” исемен йөртә. Казанда бүгенге көндә бер генә күзәтү манарасы да юк. Күзәтү мәйданчыклары бар, әмма дөньяның башка күпчелек илләрендә кебек нәкъ менә күзәтү өчен махсус манара юк”, - диде Талия Миңнуллина.

Проектның максаты – чит ил һәм Россия туристларын җәлеп итү. Моның өчен, күзәтү мәйданчыгыннан тыш, манарада сату нокталары, кибетләр һәм рестораннар урын алачак. “Проект бик кызыклы. Бу – гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы. Әлеге вакытта кулай урын эзлибез”, - диде ул.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, проектның инвесторы бар инде. “Әлеге инвесторның шундый ук манараларны Казахстанда һәм башка илләрдә ясаганы бар. Инвесторның эше дәүләт-хосусый партнерлыгы схемасы буенча ниятләнә. Кыенлык - кулай урын эзләп табуда. Монда Казан Кремле дә күренергә тиеш, шәһәрнең архитектура йөзе дә бозылмаска тиеш”, - диде Талия Миңнуллина.

“Инвестор үзе керткән инвестицияләр күләме якынча 300-350 млн сум тәшкил итәчәк. Без күзәтү манарасын “Казан Арена” стадионы янында урнаштырырга телибез. Безнең бу эшкә юнәлтелгән кишәрлекнең кадастр номеры да бар. Күзәтү мәйданчыгы әлегә 120 квадрат метр булыр дип планлаштырыла”, - диде Талия Миңнуллина.

“Манараның биеклеге турында мин әйтә алмыйм. Эшләүчеләр пыяла идән тәкъдим итә, әмма авыру кешеләр дә бар бит. Алар өчен пыяла идән күңел ачу функциясен үтәүче түгел, ә куркыныч тудыручы әйбер булачак. Ә без әлеге манараның Россия туристлары өчен дә, чит ил туристлары өчен дә үзенә тартып торучы нокта булуын телибез”, - дип йомгаклады Талия Миңнуллина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10