ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Мөслимдәге йөзү ярышларында 18 комплект медаль уйнатылган

25 февраль 2019, 07:00 , Фото: muslumirc.ru

Мөслимдәге йөзү ярышларында 18 комплект медаль уйнатылган Чарада Балык Бистәсе, Яңа Чишмә һәм Мөслим районнары командалары составында 70 бала чыгыш ясады.
(Казан, 25 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслимдәге йөзү ярышларында шәхси зачетта – 16 комплект, эстафета йөзүендә 2 комплект медаль уйнатылды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Чарада Балык Бистәсе, Яңа Чишмә һәм Мөслим районнары командалары составында 70 бала чыгыш ясады. Шуларның 44е – район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр. 
 
Ярышлар шәхси-команда зачетында барды. Спортчылар үз яшь төркемнәрендә 100-50 метрда брасс белән, 50-25 метрда ирекле стильдә йөзде. Шәхси зачетта – 16 комплект, эстафета йөзүендә 2 комплект медаль уйнатылды.
 
 Мөслимлеләр үз яшь төркемнәрендә бик күп призлы урыннар яулады. Нәтиҗәдә, Мөслим командасы 4 – алтын, 11 – көмеш һәм 11 бронза медальгә ия булды. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10