ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Башкортстан татарлары Уфада ТНВ корпунктын киңәйтергә сорады

24 февраль 2019, 15:14 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Башкортстан татарлары Уфада ТНВ корпунктын киңәйтергә сорады Башкортстанда 1,5 миллион татар яши, безгә аналитик тапшырулар кирәк, дип белдерде җирле татарлар.

(Уфа, 24 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Башкортстан татарлары «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Уфадагы корреспондент пунктын киңәйтү мәсьәләсен күтәрә. «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов сөйләгәнчә, Башкортстанда яшәүче татарларның тормышын киңрәк яктырту өчен «ТНВ» корпунктында штатларны арттырырга кирәк.

«Башкортстанда 1,5 миллион татар яши. Хәзерге вакытта корпункт татарлар тормышыннан репортажлар ясый. Әгәр иҗади коллектив киңәйтелсә, аналитик тапшырулар да эшләү мөмкинлекләре булыр иде», - дип теләкләрен ирештерде Алик Локманов.

«ТНВ» корпункты Уфада 2011 елда ачыла. Штатта ике хезмәткәр – журналист һәм видеооператор. Озак еллар анда танылган журналист Фәнис Фәтхи эшләде. Аның вафатыннан соң корреспондент итеп Миләүшә Латыйпова кабул ителә, аның бу вазифаны башкаруына өч атна булган. «Атнага «ТНВ» өчен 3-4 сюжет төшереп җибәрәбез», - диде ул «Татар-информ»га.

Видеооператор, видеомонтажчы, машина йөртүче вазифаларын берьюлы башкарган Рузил Имамов сүзләренчә, корпункт оештырылган чорда биш штат булдыру планлаштырылган булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10