ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бөтендөнья башкорт корылтае башлыгы татарларның үсеш Стратегиясе эскизы белән танышты

24 февраль 2019, 14:29 , Фото: Салават Камалетдинов

Бөтендөнья башкорт корылтае башлыгы татарларның үсеш Стратегиясе эскизы белән танышты Данир Гайнуллин стратегия һәр милләткә кирәк, дип белдерде.

(Уфа, 24 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бөтендөнья башкорт корылтае башлыгы Данир Гайнуллин һәр милләт үзенең үсеш стратегиясен төзергә тиеш дип белдерде. Бу хакта ул бүген Уфаның «Нур» дәүләт театрында «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы буенча фикер алышу җыенында әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан төзелүче Стратегиянең эскизы белән Башкортстан татарларын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев таныштырды. Ул бу җыенда Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләренең дә катнашуын татарлар белән башкортлар арасындагы бердәмлекне ныгытуга йогынты ясаячагын ассызыклады.

«Милләтнең үсеш мәсьәләләрен уртага салып фикерләшү мөһим эш. Һәр халыкның - татарларның, башкортларның, чувашларның, удмуртларның һәм башкаларының да милли үсеш стратегиясе булырга тиеш», - диде Данир Гайнуллин. Аның сүзләренчә, бүген башкортлар да шундый ук эш белән мәшгуль. «Милләтне, мәдәниятне, телне саклау мөһим. Һәр милләт вәкиле Россиядә үзен киң күкрәкле гражданин итеп хис итәргә тиеш», - диде Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10