ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фатирда агулы җанварлар тотуны тыялар

23 февраль 2019, 16:34

Тыелган исемлеккә песи сыманнар, аюлар, диңгездә яшәүче имезүчеләр, агулы җанварлар, шул исәптә үрмәкүчләр һәм скорпионнар керә.

(Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы йортларда асрау тыела торган хайваннар исемлеген әзерләгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Бу исемлектә авырлыгы 20 килодан артык булган ерткыч эре җәнлекләр дә бар. Бирегә кеше өчен куркыныч булган песи сыманнар, аюлар, диңгездә яшәүче имезүчеләр, агулы җанварлар, шул исәптә үрмәкүчләр һәм скорпионнар кергән.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, әлеге исемлек былтыр декабрьдә кабул ителгән хайваннарга карата җаваплы караш турында законга өстәмә буларак тәкъдим ителә.

Кайсыбер очракларда искәрмәләр дә булырга мөмкин. Мәсәлән, хайванны коткару һәм исән калдыру өчен вакытлыча асрау. Мондый хайваннар реабилитация яки реинтродукция үзәкләрендә, питомникларда һәм профильле фәнни учреждениеләрдә асралырга мөмкин.

Әгәр бу хайванны 2020 ел башына кадәр алсалар, ул үз үлеме белән үлгәнгә кадәр хуҗасында калып тора ала, диелгән бу хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10