ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылындагы яңартылган мәчет рамазан аена ачылачак

23 февраль 2019, 10:02

Мәчеттә хатын-кызлар өчен ислам нигезләрен һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү дәресләре үткәреләчәк.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Былтыр көз айларында Пенза өлкәсе Городищенский районының Урта Әләзән авылында сигезенче мәчетне реконструкцияли башлаганнар. Яңартылган мәчет рамазан аена тулысынча әзер булачак. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имам Рәфыйк хәзрәт Бибарсов сүзләренчә, мәчетне киңәйтү ягъни хатын-кызлар өчен өстәмә бүлмә булдыру идеясе узган рамазан аенда туган. Кирәкле сумма җыелгач эшкә керешкәннәр.

Һәркем диярлек үз өлешен керткән. Өстәмә акчага мәчетнең тышкы һәм эчке ягын төзекләндерә башлаганнар. 

Рафик хәзрәт Бибарсов сүзләренчә, яңартылган мәчеттә хатын-кызлар өчен ислам нигезләрен һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү дәресләре үткәреләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10